Онлайн трансляция

Свернуть

9 июльдә Татарстанда +30 градуска кадәр җылытачак

9 июльдә Татарстанда +30 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

08 Июль 2026, 16:10

6

0

9 июльдә Татарстанда +30 градуска кадәр җылытачак
Пәнҗешәмбе, 9 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында гына урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, җил көньяк-көнчыгыштан, соңрак төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Көндез кайбер урыннарда җилнең кыска вакытка 13 метрга кадәр көчәюе мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы төндә республика буенча һава температурасы +11…+16 градус булачак. Казанда төнлә +14…+16 градус, түбән урыннарда +11…+13 градус көтелә.

9 июль көндез Татарстанда һава +25…+30 градуска кадәр җылыначак. Республика башкаласында термометр баганалары +27…+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Сгенерировано ИИ/ ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар