Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Татарстанның көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанның көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә

https://tnv.ru

09 Июль 2026, 08:10

670

0

Бүген Татарстанның көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Бүген Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана.

Җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк, тизлеге секундына 5-10 метр булачак. Яшен вакытында ул 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, республика буенча һава температурасы +25 тән +30 градуска кадәр җитәчәк. Казанда исә +27…+29 градус көтелә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар