Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә

Иртәгә Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә

https://tnv.ru

13 Июль 2026, 12:04

675

0

Иртәгә Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә
Татарстанда сишәмбе көнне һава торышы начараюы көтелә. Тиешле кисәтүне ТР Гидрометеоүзәге белгечләре таратты.

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән көчле яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак, аерым районнарда яшен һәм боз көтелә. Җилнең тизлеге 15–20 м/с ка кадәр көчәячәк.

Начар һава торышы агачларның авуына һәм корылмаларның зыян күрүенә китерергә мөмкин. Машина йөртүчеләрне дистанция сакларга һәм автомобильләрен нык беркетелмәгән конструкцияләр астында калдырмаска чакыралар.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар