Онлайн трансляция

Свернуть

15 июльдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз көтелә

15 июльдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз көтелә

https://tnv.ru

14 Июль 2026, 11:46

440

0

15 июльдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз көтелә
Чәршәмбе, 15 июльдә, Татарстанда аз һәм уртача яңгырлар, урыны белән көчле явым-төшем көтелә. Аерым районнарда яшен, локаль рәвештә боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика буенча урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк, урыны белән көчәйгәндә 15–18 м/с ка җитәчәк.

Синоптиклар фаразынча, алдагы төндә республикада һава температурасы +12…+17 градус тәшкил итәчәк, Казанда +15…+17 градус булачак.

Чәршәмбе көндез Татарстанда термометр баганалары +20…+25 градуска кадәр күтәреләчәк, башкалада +22…+24 градус көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар