Татарстанда якындагы тәүлеккә шторм кисәтүе игълан ителде: Көньяк районнарда явым-төшем нормадан 100% булачак
https://tnv.ru
16 Июль 2026, 13:19
270
0

Татарстан Гидрометүзәге якындагы тәүлеккә шторм кисәтүе игълан итте. 17 июль дәвамында һәм 18 июльгә каршы төндә республикада көчле яңгырлар, коеп яңгыр явуы, яшен һәм урыны белән боз көтелә.
Җил дә көчәячәк: аның тизлеге кайбер урыннарда секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Начар һава торышының сәбәбе — Татарстан территориясендә актив циклон барлыкка килү. Синоптиклар исәпләвенчә, республиканың күпчелек өлешендә 20дән 60 миллиметрга кадәр явым-төшем төшәчәк. Бу айлык норманың 30–100 процентына тиң.
Иң күп яңгыр Татарстанның көньяк районнарында көтелә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0