Онлайн трансляция

Свернуть

21 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми

21 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми

https://tnv.ru

20 Июль 2026, 14:26

220

0

21 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми
Сишәмбе, 21 июльдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана, сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә исәчәк.

Татарстан Гидрометүзәге фаразы буенча, алдагы төндә республика буенча һава температурасы +13...+18 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометр баганалары +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда 21 июльгә каршы төндә һава +16...+18 градуска кадәр, ә түбән урыннарда +13...+15 градуска кадәр суыначак. Башкалада көндез максималь температура +28...+30 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар