Онлайн трансляция

Свернуть

Кызу һава торышы аркасында метеошартларның начараюы турында кисәтү тараттылар

Кызу һава торышы аркасында метеошартларның начараюы турында кисәтү тараттылар

https://tnv.ru

22 Июль 2026, 15:31

424

0

Кызу һава торышы аркасында метеошартларның начараюы турында кисәтү тараттылар
ТР Гидрометеоүзәге белгечләре кызу һава торышы фонында метеошартларның начараюы турында кисәтү чыгарды.

Ведомство мәгълүматларына караганда, киләсе тәүлектә республикада урыны белән көчле яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал.

Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с ка кадәр көчәя ала. Шул ук вакытта республика буенча термометр баганалары +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сак булырга, машиналарны агачлар һәм нык беркетелмәгән корылмалар астына куймаска киңәш итәләр.

Фото: ясалма интеллект / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар