Онлайн трансляция

Свернуть

28 июльдә Татарстанда эссе чигенә башлый

28 июльдә Татарстанда эссе чигенә башлый

https://tnv.ru

27 Июль 2026, 14:07

Сишәмбе, 28 июльдә, Татарстанда эсселек кимиячәк. Күк алмашынучан болытлы булачак, кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Аерым районнарда яшен һәм локаль боз явуы ихтимал. Гидрометүзәк мәгълүматларына караганда, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчәчәк, тизлеге 6-11 м/с булачак, көчәйгәндә 14 м/с ка кадәр җитәчәк. Кайбер урыннарда җилнең 18-23 м/с ка кадәр көчәюе көтелә.

Сишәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы +16…+21 градус тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта +31 градуска кадәр.

Казанда алдагы төндә температура +19…+21 градус булачак. Шәһәрдә көндез максималь һава температурасы +25…+27 градус фаразлана.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар