Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы начараюы турында кисәтү чыкты

Татарстанда һава торышы начараюы турында кисәтү чыкты

https://tnv.ru

28 Июль 2026, 14:42

9

0

Татарстанда һава торышы начараюы турында кисәтү чыкты
Татарстанда һава торышының начараюы турында кисәтүне республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре чыгарды.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 28 июль төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарын томан каплаячак. Моннан тыш, иртәгә көндез һәм кич Татарстанның көньяк-көнбатышында яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге кыска вакытка 15–20 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин, боз явуы ихтимал.

МЧС машина йөртүчеләргә томан шартларында аеруча сак булырга киңәш итә: тизлекне киметергә, араны сакларга һәм томанга каршы фараларны кулланырга кирәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар