Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда көчле яңгырлар турында ашыгыч кисәтү чыгарылды

Татарстанда көчле яңгырлар турында ашыгыч кисәтү чыгарылды

https://tnv.ru

31 Июль 2026, 10:59

342

0

Татарстанда көчле яңгырлар турында ашыгыч кисәтү чыгарылды
Татарстан Гидрометүзәге якындагы сәгатьләргә ашыгыч кисәтү чыгарды. Бүген көндез һәм кич республикада, шул исәптән Казанда да, урыны белән көчле яңгырлар көтелә.

МЧС халыкка саклык чараларын үтәргә киңәш итә: җир асты кичүләренә һәм башка түбән урнашкан биналарга төшмәскә, шулай ук су баскан юл участокларын үтәргә тырышмаска кирәк.

Вазгыять начарайган очракта, 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар