Онлайн трансляция

Свернуть

4 августта Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә

4 августта Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә

https://tnv.ru

03 Август 2026, 13:21

15

0

4 августта Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә
Сишәмбе, 4 августта, Татарстанда төнлә кыска вакытлы яшенле яңгырлар яварга мөмкин, ә көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге 6–11 м/с. Җил тизлеге төнлә урыны белән 15–18 м/с ка, көндез 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Гидрометүзәктә.

Синоптиклар фаразынча, алдагы төндә республикада һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез термометр баганалары +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда 4 августка каршы төндә һава +14…+16 градуска кадәр суытачак, түбән урыннарда +12…+14 градус булуы мөмкин. Көндез шәһәрдә максималь температура +24…+26 градус тәшкил итәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар