https://tnv.ru
06 Август 2026, 16:50
10
0
Татарстанның Гидрометүзәге республикада алдагы көннәрдәге һава торышы турында хәбәр итте. Фаразларга караганда, эссе көннәр ахырына якынлаша.
Иртәгә Татарстанда коры һәм тыныч һава торышы сакланачак — республика югары атмосфера басымы йогынтысында кала.
Җомга, 7 август, төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, температура +13…+18 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +31 градуска кадәр җылыначак.
Ә менә ял көннәре начар һава алып киләчәк. Шимбә, 8 августта, Татарстанга төньяк циклонның актив атмосфера фронты килеп җитәчәк.
Төнлә урыны белән, көндез исә районнарның күбесендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда көчле явым-төшем, яшен һәм 15-20 м/с тизлектә көчле җил булырга мөмкин, боз явуы да ихтимал. Төнлә температура +16…+21, көндез +24…+29, көнчыгышта +32 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 9 августта, һава торышы тотрыксыз калачак: кыска вакытлы яңгырлар, яшен, 20 м/с кадәр җил, кайбер урыннарда боз яву ихтимал. Төнлә +14…+19, көндез +22…+27 градус көтелә.
Алдан фараз буенча, дүшәмбе, 10 августта, циклон чигенә башлаячак, явым-төшемнәр кимиячәк, көндез +20…+25 градус булачак.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0