https://tnv.ru
10 Август 2026, 14:00
130
0
Сишәмбе, 11 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем булмас дип фаразлана.
Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.
Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы +6…+11 градуска кадәр төшәчәк. Казанда +9…+11 градус булачак, түбән урыннарда +6…+8 градуска кадәр суытачак. Көндез Татарстан буенча һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак, башкалада +23…+25 градус көтелә.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0