Онлайн трансляция

Свернуть

18 августта Татарстанда яңгырлар һәм томан көтелә

18 августта Татарстанда яңгырлар һәм томан көтелә

https://tnv.ru

17 Август 2026, 14:16

26

0

18 августта Татарстанда яңгырлар һәм томан көтелә
Сишәмбе, 18 августта, Татарстанда урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яңгырның көчле булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшәчәк.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15–17 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Сишәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы +10…+15 градус булачак. Казанда +12…+14 градуска кадәр салкынча көтелә.

Көндез Татарстанда һава +20…+25 градуска кадәр җылыначак. Башкалада исә температура +12…+24 градус тирәсендә булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар