https://tnv.ru
18 Август 2026, 14:06
5
0
Чәршәмбе, 19 августта, Татарстанда җәйге җылы һава торышы урнашачак — һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә кайбер урыннарда аз гына яңгыр явачак, яшенле яңгырлар көтелә.
Төнлә һәм иртән республика территориясенең аерым районнарында томан төшәргә мөмкин. Көндез сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, соңрак көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Кайбер урыннарда җилнең кыска вакытка секундына 15 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Чәршәмбегә каршы төндә Татарстанда һава температурасы +10…+15 градус, Казанда +13…+15 градус булачак. Көндез термометр баганалары +25…+30 градуска, башкалада +25…+27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0