https://tnv.ru
18 Август 2026, 16:20
9
0
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре якынлашып килүче метеорологик күренешләр турында кисәтте.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 19 августка каршы төндә республикада яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең кыска вакытка секундына 15 метрга кадәр көчәюе һәм томан төшүе ихтимал. Томан иртәнге сәгатьләрдә дә сакланачак.
Юлларда күрү мөмкинлеге шактый начарланырга мөмкин. Автомобиль йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм ара сакларга киңәш ителә. Җәяүлеләргә юл аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0