Онлайн трансляция

Свернуть

20 августта Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

20 августта Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

https://tnv.ru

19 Август 2026, 16:13

63

0

20 августта Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә
Пәнҗешәмбе, 20 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер урыннарда яшен һәм аерым районнарда боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Җил көньяк-көнчыгыштан, соңрак төньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Кайбер урыннарда җилнең кыска вакытка секундына 14 метрга, яшен вакытында 15–20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Алдагы төндә республикада һава температурасы +12…+17 градус булачак. Пәнҗешәмбе көндез термометр баганалары +20…+25 градуска, Татарстанның көнчыгышында +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда төнлә һава +15…+17 градуска кадәр суыначак. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +21…+23 градус тәшкил итәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар