https://tnv.ru
24 Август 2026, 13:33
7
0
Сишәмбе Татарстанда болытлы, аязучан һава торышы булачак. Төнлә яңгырлар, кайбер урыннарда көчле яңгырлар явачак, яшен булуы да ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итте.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән республиканың аерым районнарында томан төшәргә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исәчәк. Төнлә җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга, көндез 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы +12…+17 градус, көндез +22…+27 градус булачак.
Казанда да төнлә явым-төшемнәр көтелә. Көндез яңгыр яумаячак. Төнлә һава +13…+15 градуска кадәр суыначак, көндез +22…+24 градуска кадәр җылыначак.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0