Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы сизелерлек суытачак

Татарстанда һава торышы сизелерлек суытачак

https://tnv.ru

24 Август 2026, 16:41

0

0

Татарстанда һава торышы сизелерлек суытачак
Узган ял көннәрендә Татарстанда коры һәм җылы һава торышы урнашты, температура +27 градуска кадәр күтәрелде. Әмма бүген республика атмосфера фронтлары йогынтысына эләкте. Яңгырлар һәм секундына 20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртәгә көндез дә явым-төшемнәр сакланачак, күбесенчә республиканың көнчыгыш районнарында. Төнлә һава температурасы +12…+17 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе көнне яңгырлар туктаячак, әмма һава салкыная. Төнлә термометрлар +8…+13 градус күрсәтәчәк, көндез температура +18…+23 градус булачак. Пәнҗешәмбе тагын да суытачак: төнлә +7…+12 градус, көндез +16…+21 градустан артмаячак.

Синоптиклар фаразына караганда, 28 һәм 29 августта сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Әмма төньяк-көнбатыштан искән җил салкын һава алып киләчәк. Төнлә һава температурасы +4…+9 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава нибары +11…+16 градуска кадәр җылыначак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар