Онлайн трансляция

Свернуть

29 августта Татарстанда һава +18 градуска кадәр җылыначак

29 августта Татарстанда һава +18 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

28 Август 2026, 13:31

72

0

29 августта Татарстанда һава +18 градуска кадәр җылыначак
29 августта, шимбә көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр зур күләмдә булмаячак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, шимбәгә каршы төндә Татарстанда һава температурасы +2…+7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава бары +13…+18 градуска кадәр генә җылыначак.

Казанда алдагы төндә һава температурасы +5…+7 градуска кадәр төшәчәк. Түбән урыннарда +2…+4 градус булачак. Көндез шәһәрдә һава температурасы +15…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар