https://tnv.ru
31 Август 2026, 16:24
0
0
Татарстанда көзнең беренче атнасына һава торышы фаразын ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре бирде.
Синоптиклар фаразлавынча, 1 сентябрь, сишәмбе көнне, Татарстан атмосфера фронты йогынтысында булачак. Республика территориясенең кайбер урыннарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә һава температурасы +8…+13, көндез +18…+23 градус тәшкил итәчәк.
2–3 сентябрьдә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, шактый явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +7…+14 градус, көндез термометр баганалары +22…+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдан ясалган фаразларга караганда, 4–5 сентябрьдә ял көннәрендә җылы һава торышы сакланачак, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә +9…+14, көндез +20…+25 градус булачак.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0