Онлайн трансляция

Свернуть

2 сентябрьдә Татарстанда +28 градуска кадәр җылытачак

2 сентябрьдә Татарстанда +28 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2026, 14:55

169

0

2 сентябрьдә Татарстанда +28 градуска кадәр җылытачак
2 сентябрь, чәршәмбе, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Шактый явым-төшемнәр фаразланмый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Көндез көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метрга җитәчәк.

Төнлә һава температурасы +8…+13 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда төнлә +11…+13 градус булачак. Көндез һава +26…+28 градуска кадәр җылыначак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар