https://tnv.ru
02 Сентябрь 2026, 10:02
1138
0
ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь «КП-Казан»га биргән интервьюсында сентябрьдә республикада көтелә торган һава торышы турында сөйләде.
Гоголь билгеләп үткәнчә, Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, сентябрьдә Казанда уртача һава температурасы +12,3 градус, республика буенча +11,9 градус тәшкил итәчәк. Бу климат нормасыннан 1–2 градуска югарырак. Явым-төшем күләме башкалада якынча 50 мм, ә республика буенча уртача 48 мм булачак.
Сентябрьнең беренче декадасы инде уңайлы һава торышы белән сөендерә: температура нормадан бер градуска югарырак, явым-төшемнәр юк диярлек. Синоптик сентябрь башын «иртә әбиләр чуагы» дип атарга мөмкин булуын билгеләп үтте. Якын көннәрдә һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак.
Август ахырында республиканың аерым районнарында кырау төшүе теркәлгән. Бу куркыныч метеорологик күренеш булган. Әмма кырау туфракка зыян китермәгән. Сентябрьнең беренче декадасында кырау көтелми.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0