Онлайн трансляция

Свернуть

12 сентябрьдә Татарстанда көчле яңгыр һәм томан көтелә

12 сентябрьдә Татарстанда көчле яңгыр һәм томан көтелә

https://tnv.ru

11 Сентябрь 2026, 12:46

14

0

12 сентябрьдә Татарстанда көчле яңгыр һәм томан көтелә
12 сентябрь, шимбә көнне, Татарстанда төнлә кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Томан булырга мөмкин, ул иртәнге сәгатьләрдә дә сакланачак. Көндез явым-төшемнәр аз һәм уртача күләмдә булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Алдагы төндә республикада һава температурасы +7…+12 градус булачак. Көндез термометрлар +13…+18 градус күрсәтәчәк.

Казанда шимбәгә каршы төндә +10…+12 градус көтелә. Көндез башкалада температура +15…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар