Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Татарстанда яңгыр һәм томан көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр һәм томан көтелә

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2026, 09:10

8

0

Бүген Татарстанда яңгыр һәм томан көтелә
Бүген иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булачак. Көндез республикага атмосфера фронтлары якынлашачак, алар аз һәм уртача күләмдә яңгыр алып киләчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Көндез кайбер урыннарда җил 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, көндез республикада һава температурасы +16…+21 градус булачак. Казанда һава +16…+18 градуска кадәр җылыначак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар