Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга яңгырлардан соң антициклон җылы һава алып киләчәк

Татарстанга яңгырлардан соң антициклон җылы һава алып киләчәк

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2026, 15:44

6

0

Татарстанга яңгырлардан соң антициклон җылы һава алып киләчәк
Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышын антициклон алыштырачак. Ул республикага җылы һава алып киләчәк. Алдагы көннәрдә һава температурасы +24 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре җиткерде.

18–19 сентябрьдә, җомга һәм шимбә көннәрендә, Татарстанда коры һәм уртача җылы һава торышы көтелә. Тәүлек дәвамында һава температурасы шактый үзгәрәчәк.

18 сентябрьдә төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2…+8 градуска кадәр төшәчәк, көндез +16…+21 градус булачак. 19 сентябрьдә көндез һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак.

20 сентябрьдә төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез кайбер урыннарда вак яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, көндез +18…+23 градус көтелә.

Алдан ясалган фаразларга караганда, 21 сентябрьдә кайбер районнарда вак яңгыр явуы ихтимал, ә 22 сентябрьдә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы тагын бераз күтәрелеп, +19…+24 градус тәшкил итәчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар