Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2026, 14:59

10

0

Иртәгә Татарстанда томан көтелә
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава торышының начарлануы турында кисәтте. 19 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә, шул исәптән Казанда, кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин.

Томан вакытында юлларда күрү мөмкинлеге берничә дистә метрга кадәр кимиячәк. Бу юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра, аеруча трассаларда һәм шәһәр читендәге юлларда.

Юл йөртүчеләргә тизлекне киметергә, куркынычсыз ара сакларга, томанга каршы фараларны кабызырга, кискен алымнардан һәм узып китүләрдән тыелырга киңәш ителә. Шулай ук юлда җәяүлеләрнең һәм хайваннарның көтмәгәндә пәйда булуына әзер булырга кирәк.

Җәяүлеләргә дә сак булырга, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга һәм юлны бары тик билгеләнгән урыннарда чыгарга киңәш ителә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар