Онлайн трансляция

Свернуть

25 сентябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак

25 сентябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2026, 12:10

17

0

25 сентябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак
25 сентябрьдә, җомга көнне, Татарстанда аномаль җылы һава торышы дәвам итәчәк. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, күп явым-төшем көтелми.

Җил көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр булачак. Көндез урыны белән җилнең көче 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Алдагы төндә республикада һава температурасы +6…+11 градус булачак, көнбатыш районнарда +15 градуска кадәр күтәреләчәк. 25 сентябрьдә көндез һава +20…+25 градуска кадәр җылыначак.

Җомгага каршы төндә Казанда температура +12…+14 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда +9…+11 градус булачак. Башкалада көндез иң югары температура +22…+24 градуска җитәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар