Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда әбиләр чуагының икенче дулкыны ялларда дәвам итәрме?

Татарстанда әбиләр чуагының икенче дулкыны ялларда дәвам итәрме?

https://tnv.ru

25 Сентябрь 2026, 16:10

0

0

Татарстанда әбиләр чуагының икенче дулкыны ялларда дәвам итәрме?
Антициклон Татарстанда коры һәм кояшлы һава торышын саклый. Сентябрь ахырындагы бу җылы көннәрне синоптиклар әбиләр чуагының икенче дулкыны дип атый.

Бүген һәм ял көннәрендә шактый күләмдә явым-төшем көтелми. Термометр баганалары +25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәге.

Киләсе атна башында да табигать яхшы һава торышы белән сөендерүен дәвам итәчәк. Электрон сервислар мәгълүматларына караганда, әбиләр чуагы әлегә чигенми.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар