Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда төнлә +1 градуска кадәр суытачак

Татарстанда төнлә +1 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2026, 12:47

8

0

Татарстанда төнлә +1 градуска кадәр суытачак
Сишәмбе, 29 сентябрьдә, Татарстанда болытлы һәм аязучан һава торышы көтелә, күп явым-төшемнәр булмаячак. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.

Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы төндә республикада һава температурасы +1…+6 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр булачак. Көндез һаваның максималь температурасы +17…+22 градус тәшкил итәчәк.

Казанда сишәмбегә каршы төндә +10…+12 градуска кадәр суытачак, түбән урыннарда +7…+9 градус көтелә. Көндез температура +19…+21 градус тирәсендә булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар