https://tnv.ru
29 Сентябрь 2026, 13:30
9
0
Чәршәмбе, 30 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми диярлек. Төнлә җилнең юнәлеше үзгәрүчән булып, тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк. Көндез төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, алдагы төндә республикада һава температурасы +5…+10 градуска кадәр төшәчәк. Көнчыгыш районнарда һәм кайбер көньяк районнарда 0…+5 градус көтелә. Урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә −2 градуска кадәр кырау булуы ихтимал. Көндез һава +15…+20 градуска кадәр җылыначак.
Казанда чәршәмбегә каршы төндә +8…+10 градус, түбән урыннарда +5…+7 градус булачак. Көндез башкалада һава температурасы +16…+18 градуска җитәчәк.
Элегрәк Казан мэриясе шәһәрдә җылыту сезоны башланачак көнне хәбәр иткән иде.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0