Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 1 октябрьдә кырау һәм томан көтелә

Татарстанда 1 октябрьдә кырау һәм томан көтелә

https://tnv.ru

30 Сентябрь 2026, 11:52

11

0

Татарстанда 1 октябрьдә кырау һәм томан көтелә
Пәнҗешәмбе, 1 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, көндез урыны белән аның көче секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Синоптиклар фаразы буенча, 1 октябрьгә каршы төндә республикада һава температурасы +4…+9 градуска кадәр төшәчәк. Ерак көнчыгыш районнарда 0…+3 градус булачак, урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә −2 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез һава температурасы +10…+15 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда алдагы төндә һава +6…+8 градуска кадәр суытачак. Көндез Татарстан башкаласында температура +11…+13 градустан артмаячак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар