Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 7 октябрьдә яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда 7 октябрьдә яңгыр һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

06 Октябрь 2026, 14:24

16

0

Татарстанда 7 октябрьдә яңгыр һәм көчле җил көтелә
Чәршәмбе, 7 октябрьдә, Татарстанда болытлы, урыны белән аязучан һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Төнлә һәм көндез бераз һәм уртача яңгыр явачак. Урыны белән җилнең көчле исүе, аның тизлеге секундына 15–18 метрга җитүе көтелә. Төнлә һава температурасы +2…+7 градус, көндез +11…+16 градус булачак.

Казанда да явым-төшем көтелә. Төнлә һава +5…+7 градуска кадәр суыначак, көндез +13…+15 градуска кадәр җылыначак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар