Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шимбә көнне һава +20 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда шимбә көнне һава +20 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

09 Октябрь 2026, 11:51

84

0

Татарстанда шимбә көнне һава +20 градуска кадәр җылыначак
Шимбә, 10 октябрьдә, Татарстанда болытлы, урыны белән аязучан һава торышы көтелә. Төнлә зур явым-төшемнәр фаразланмый, көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, төнлә һава температурасы +3…+8 градус, республика көнбатышында +11 градуска кадәр булачак. Көндез һава +15…+20 градуска кадәр җылыначак. Җилнең көчле исүе, аның тизлеге секундына 15–18 метрга җитүе ихтимал.

Казанда да бераз яңгыр явачак. Төнлә һава +9…+11 градуска кадәр суыначак, түбән урыннарда температура +6…+8 градус булачак. Көндез һава +15…+17 градуска кадәр җылыначак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар