Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 13 октябрьдә һава +23 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда 13 октябрьдә һава +23 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

12 Октябрь 2026, 12:35

Татарстанда 13 октябрьдә һава +23 градуска кадәр җылыначак
Сишәмбе, 13 октябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Зур явым-төшемнәр әлегә көтелми. Көньяк-көнбатыш һәм көньяк җилнең тизлеге секундына 4–9 метр булачак, көндез урыны белән җил 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы +5…+10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 13 октябрьгә каршы төндә һава +8…+10 градуска кадәр суыначак. Көндезге иң югары температура +18…+20 градус тәшкил итәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар