Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 15 октябрьдә һава +23 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда 15 октябрьдә һава +23 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

14 Октябрь 2026, 14:35

Татарстанда 15 октябрьдә һава +23 градуска кадәр җылыначак
Пәнҗешәмбе, 15 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез зур явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 5-10 метр булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы +8…+13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә +11…+13 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +19…+21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Искәртеп узабыз, 2026 елның 13 октябрендә Казанда җылылык рекорды куелды. Һава температурасы +22,3 градуска җитеп, бу көн өчен моңа кадәр теркәлгән иң югары күрсәткечне узды.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар