Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда төнлә һава температурасы -4 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанда төнлә һава температурасы -4 градуска кадәр төшәчәк

https://tnv.ru

20 Октябрь 2026, 12:04

Татарстанда төнлә һава температурасы -4 градуска кадәр төшәчәк
Чәршәмбе, 21 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 4–9 метрга җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Чәршәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы -4…+1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +8…+13 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алдагы төндә термометр баганалары -1…+1 градус күрсәтәчәк. Түбән урыннарда һава температурасы -3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә +9…+11 градус җылы көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар