Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 27 октябрьдә һава +14 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда 27 октябрьдә һава +14 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

26 Октябрь 2026, 14:00

Татарстанда 27 октябрьдә һава +14 градуска кадәр җылыначак
Сишәмбе, 27 октябрьдә, Татарстанда ел фасылына хас булмаган җылы һәм коры һава торышы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Алдагы төндә республикада һаваның минималь температурасы +1…-4 градус булачак. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -7 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава сентябрьдәге кебек +9…+14 градуска кадәр җылыначак.

27 октябрьгә каршы төндә Казанда термометр баганалары +1…-1 градуска кадәр төшәчәк. Түбән урыннарда һава температурасы -4 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Төштән соң шәһәрдә +11…+13 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар