https://tnv.ru
28 Октябрь 2026, 15:00

Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре республикада һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 29 октябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә.
Томан вакытында юлларда күрү мөмкинлеге кими. Машина йөртүчеләргә тизлек чикләрен һәм араны сакларга, чатларда һәм җәяүлеләр кичү урыннарында аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә юл өлешендә үзләрен күрсәтүче чаралардан, мәсәлән, яктылык кайтаргыч элементлардан файдалану мөһим.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0