Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 31 октябрьдә көндез +14 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда 31 октябрьдә көндез +14 градуска кадәр җылы көтелә

https://tnv.ru

30 Октябрь 2026, 12:06

Татарстанда 31 октябрьдә көндез +14 градуска кадәр җылы көтелә
Шимбә, 31 октябрьдә, Татарстанда аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.

Шимбәгә каршы төндә республикада һава температурасы 0…-5 градуска кадәр төшәчәк. Көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән -10 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.

Алдагы төндә Казанда һава температурасы 0…-2 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда -5 градуска кадәр салкын булачак. Төш вакытыннан соң Татарстан башкаласында термометр баганалары +10…+12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар