Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар Татарстанда ноябрьнең чагыштырмача җылы килүен фаразлый

Синоптиклар Татарстанда ноябрьнең чагыштырмача җылы килүен фаразлый

https://tnv.ru

30 Октябрь 2026, 16:10

Синоптиклар Татарстанда ноябрьнең чагыштырмача җылы килүен фаразлый
Татарстанда ноябрь аенда уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көзнең соңгы ае өчен климат нормасы республикада -2,7 градус, Казанда -2,5 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача һава температурасы Татарстанда -1,7, ә Казанда -1,5 градус булыр дип көтелә.

Явым-төшемнәр күләме күпьеллык уртача күрсәткечкә якын булачак: республикада — 38 миллиметр, башкалада 45 миллиметр чамасы.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар