https://tnv.ru
03 Ноябрь 2026, 11:41

4 ноябрь, чәршәмбе көнне, Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә аз һәм уртача явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм бозлавык булачак, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәреп, секундына 3–8 метр тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җилнең көчәюе һәм тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитүе мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Алдагы төндә республикада һава температурасы +4…-1 градуска кадәр төшәчәк. Көнчыгыш районнарда урыны белән -5 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һаваның иң югары температурасы +3…+8 градус тәшкил итәчәк.
4 ноябрьгә каршы төндә Казанда һава температурасы 0…+2 градуска кадәр төшәчәк. Татарстан башкаласында көндез һава +3…+5 градуска кадәр җылыначак.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0