https://tnv.ru
05 Ноябрь 2026, 13:11

Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре республикада һава торышы начарлануы турында кисәтү чыгарды.
Ведомство мәгълүматларына караганда, бүген кич һәм иртәгә Татарстан юлларында бозлавык көтелә. Шулай ук күрү мөмкинлеге 1–2 километрга кадәр начарлана торган буран булырга мөмкин. Татарстанның көнчыгышында күрү мөмкинлеге 500–1000 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, республиканың көнчыгышында секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил, көчле кар һәм кар көртләре көтелә.
Начар һава торышы вакытында Татарстан халкына ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр. Автомобиль йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм араны арттырырга кирәк. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, таймый торган аяк киеме сайларга киңәш ителә.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0