Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бүген һава +5 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда бүген һава +5 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2026, 09:10

Татарстанда бүген һава +5 градуска кадәр җылыначак
Бүген Татарстанда һава температурасы +1…+5 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда +2…+4 градус җылы булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Юлларның аерым урыннарында бозлавык көтелә.

Җил көньяк-көнбатышка борылачак, аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Элегрәк табиблар Татарстан халкын көн яктысы вакыты кыскару сәбәпле көзге боегулы халәт турында кисәткән иде.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар