https://tnv.ru
12 Ноябрь 2026, 09:11

Бүген Татарстанда көньяк-көнбатыштан искән җил көчәячәк, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Шулай ук яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшем көтелә. Юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, төштән соң республикада һава +1…+4 градуска кадәр җылыначак. Казанда +1…+3 градус җылы көтелә.
Моңа кадәр Россиянең атказанган метеорологы Роза Шәфикова Казанда 145 еллык күзәтүләр дәвамында ноябрьдә көнлек абсолют температура рекордлары 13 тапкыр яңартылуын хәбәр иткән иде.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0