https://tnv.ru
12 Ноябрь 2026, 12:10

13 ноябрь, җомга көнне, Татарстанда кар һәм җепшек кар явачак, кайбер урыннарда явым-төшем көчле булачак. Шулай ук буран һәм республиканың аерым районнарында томан көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда җил секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда карлы ботка барлыкка киләчәк, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.
Җомгага каршы төндә Татарстанда һава температурасы -2…+2 градус булачак. Казанда 0…+2 градус көтелә. Көндез республикада һава +1…+4 градуска, ә Татарстан башкаласында +2…+4 градуска кадәр җылыначак.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0