https://tnv.ru
12 Ноябрь 2026, 17:30

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы Төньяк Атлантика циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары йогынтысында тиз үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре.
Җомга, 13 ноябрьдә, төнлә республика территориясенең барлык районнарында кар һәм җепшек кар явачак. Урыны белән явым-төшем көчле булачак, күрү мөмкинлеген начарайтучы буран һәм томан көтелә.
Көндез явым-төшемнәр күбесенчә көнчыгыш районнарда сакланачак. Төнлә һава температурасы -2…+2 градус, көндез +1…+4 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык һәм карлы ботка барлыкка киләчәк.
Шимбә, 14 ноябрьдә, республика бик җылы һәм дымлы һава массасы йогынтысында булачак. Яңгыр явачак, һава +4…+9 градуска кадәр җылыначак. Җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Якшәмбе, 15 ноябрьдә, төнлә болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Көндез яңгыр һәм җепшек кар алып килгән фронт республиканың көнчыгыш өлешенә күчәчәк. Төнлә һава температурасы -1…+2 градус, көндез +1…+4 градус булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең алдан ясалган фаразы буенча, киләсе атна башында — 16–17 ноябрьдә — һава торышы яхшырачак. Зур явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 0…-4 градус, көндез 0…+3 градус тәшкил итәчәк.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0