Онлайн трансляция

Свернуть

Һава торышы бозыла: Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә

Һава торышы бозыла: Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2026, 13:00

Һава торышы бозыла: Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә
Пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы бозылачак. Кар, җепшек кар явачак, соңыннан яңгырга әйләнәчәк. Кайбер районнарда бозлавык көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы буран чыгуы һәм юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Республика Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 7–12 метр булачак, урыны белән җилнең көчәюе секундына 15–18 метрга җитәчәк.

Алдагы төндә Татарстанда һава температурасы 0…-5 градуска кадәр төшәчәк (Казанда -1…-3 градус). Көндез республикада 0…+3 градус, башкалада +1…+3 градус көтелә.

Фото: ясалма интеллект / ТНВ  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар