Онлайн трансляция

Свернуть

Лениногорск районында яшәүче әтиле-уллы Намазовлар гаиләсе күпләп затлы керкә балыгы үрчетә башлаган

Лениногорск районында яшәүче әтиле-уллы Намазовлар гаиләсе күпләп затлы керкә балыгы үрчетә башлаган

https://tnv.ru

05 Июнь 2020, 13:58

375

0

Елына 12 тонна балык, тагын 50 мең маймыч.

Лениногорск районында яшәүче әтиле-уллы Намазовлар гаиләсе күпләп затлы керкә балыгы үрчетә башлаган
Бер ел элек зур гаилә фермасы төзи алар. Эшне җәелдерергә дәүләт гранты ярдәм итә. З млн сумны кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү илкүләм проекты кысаларында бирәләр. Хәзер цех ачып, үзләре дә уылдыктан балык үстерә. Ни өчен экофорель шулкадәр популяр? Безнең хәбәрчебез Филүзә Хәмидуллина белеште.

Затлы балыкны каравы да, үстерүе дә мәшәкатьле ди, яшь фермер Руслан Ефремов.

Сәгатьләп ашаталар, суның температурасы да даими - 13 градус. Бу ятьмәдә ярты тонна форель. Ерткыч балыкларга азыкны чит илдән тонналап кайтарталар. Аңа агымсу булу шарт. Бу балык җыелып торган җылы суда яши алмый. Бары тик салкынында гына.

3 бассейн, ятьмәле берничә читлек, уылдык үрчетү цехы. Бу Татарстанда күпләп керкә балыгы үрчетүче бердәнбер гаилә фермасы. Елына 12 тонна форель. Аны бер ел элек Джейхун Намазов улы белән төзи.

Ә биредә маймычлар яши. Быелгы язда уылдык цехы ачканнар. Эксперимент рәвештә 50 мең уылдыктан маймыч чыгарганнар. Алар киләсе көзгә ике килолы балык булып үсәчәк. Махсус җиһазларны 3 миллион сумлык дәүләт грантына була алганнар.

Руслан ЕФРЕМОВ, фермер:

Киләчәктә бу 50 мең уылдык 50 тонна балык булачак. Тагын да күбрәк чыгара алабыз. Бу цех 80 мең маймычка исәпләнгән.

Лениногорск фореле белән инде чит төбәкләр дә кызыксына башлаган. Елына 100 тонна балык үрчетеп сатарга хыялланалар. Балык ризыгы җитештерү цехы ачарга һәм туристик үзәк булдырырга да исәп бар, ди фермерлар. Табигать кочагында урнашкан бу урынга туристар килә башлаган инде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров