Онлайн трансляция

Свернуть

Питрәч районының Татар Тау иле авылында 4нче вышка куярга җыенганнар. Җирле халык моңа каршы. Видео

Питрәч районының Татар Тау иле авылында 4нче вышка куярга җыенганнар. Җирле халык моңа каршы. Видео

https://tnv.ru

17 Июнь 2020, 14:30

256

0

Элемтә кадерлерәкме, сәламәтлекме. Питрәч районының Татар Тау иле авылында 4нче вышка куярга җыенганнар. Тик җирле халык моңа каршы. Антенналардан нурланыш чыга һәм исәнлеккә тискәре йогынты ясый, бик кирәк булса кырга куйсыннар -  диләр.  Каланчалар чыннан да  тиешле таләпләргә туры киләме? Халыкның борчылуы урынлымы?

Питрәч районының Татар Тау иле авылында 4нче вышка куярга җыенганнар. Җирле халык моңа каршы. Видео
Бу көннәрдә авыл халкы монда еш җыела. Көн үзәгендәге мәсәлә - элемтә каланчасы. Дөрес, әлегә ул җирдә ята, әмма яшәүчеләр аны куярлар дип борчыла.

Исламия ХӨСӘЕНОВА Татар Тау иле авылында яшәүче:
- Бу безнең сәламәтлегебезгә тискәре йогынты ясый дип уйлыйбыз, без риза түгел!

Узган атнада күмәкләшеп чыгып, кранны туктаталар.

- Менә шушы чокырга үзеңне салабыз дидек . Шуннан соң гына туктатылган эш булды
- Шушы кечекнә генә бер урында 4 нче вышка ул инде артык дип саныйбыз без
- авырулар турында сөйли
- җирне арендага алгач бит нәрсәдер төзергә тиеш ә ул 2014 нче елдан бирле берни төземәгән. Законлымы бу

Тау илендә 540 кеше яши. Берничә ел эчендә монда 3 каланча утыртканнар. Ә 4 нчесенә халык күз йома алмаган.

Екатерина ПЛЕХАНОВА, Питрәч районы хакимиятенең матбугат хезмәткәре:
-Халык фикерен ишткәннән соң без бу эшне туктатырга карар кылдык. Ул хәзер кешеләр яши торган җирдән ерактарак булачак

Район хакимияте бу участокны 2014нче елда кәрәзле элемтә оешмасына арендага биргән була.

Рушания БОХАРАЕВА,Татар тау иле авыл җирлегенең Башкарма комитет секретаре:
- Бу җирләр белән авыл җирлеге түгел район башкарма комитеты идарә итә. Килешүне озайтканнар.

Бер авылга 4 каланча куярга ярыймы? Моның өчен нинди рөхсәт кирәк? Без бүген Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иттек. Монда обьектның санитар нормаларга туры килүе шарт, диделәр.

Фәния ХИСАМОВА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә күзәтчелек бүлегенең баш белгече:
- Бер урынга берничә каланча куеп була. Тик нурланышның ни дәрәҗәдә булуы тикшерелергә тиеш. Аны каланча янындагы биналар эчендә дә карыйлар. Кешеләр яши торган йортлар белән вышка арасындагы ераклык төгәл билгеләнмәгән. Аерым санитар зона юк.

Әгәр зур нурланыш ачыклана икән, каланчаны сүтәргә тиешләр. Хәзер бу авылда да санитар тикшерү оештырыла.

Регина ӘЙБӘТОВА, Билайн оешмасының матбугат хезмәткәре:
- Без тикшерүгә әзерләнәбез. Электромагнит дулкыннар, үлчәүләр һәммәсе дә каралачак. Тулысынча өйрәнелгәннән соң гына яңа җиһазларны эшләтеп җибәреләчәк

Каланчаны хәзер яңа урынга кучерергә җыеналар. Аңарчы анда да, монда нурланыш дәрәҗәсе җентекләп өйрәнеләчәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров